«Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында 19 декабрьдә Россиянең XX гасыр Яңа ел анимациясе шедеврының "Чыршылар кабынганда" дип исемләнгән яңа күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмә кунакларын танылган режиссер – аниматор, «Пилот» студиясен төзүче легендар Александр Татарский коллекциясеннән алтмыш Кыш бабай каршы алачак. Бу күргәзмәне без режиссер истәлегенә багышлыйбыз, аңа быел 70 яшь тулыр иде. Аның атаклы «Узган елгы кар яуды» фильмы да экспозициядә катнаша.
Күргәзмә кысаларында Владислав Старевичның курчак анимациясе, Дзига Вертовның фильмнары күрсәтеләчәк.
Күргәзмәдә яңа ел экскурсияләре, театральләштерелгән программа, мастер-класслар узачак. Ул 7 февральгә кадәр дәвам итәчәк.