2020 елның 17 декабреннән «Эрмитаж-Казан» үзәгендә XIX «Тылсымлы фонарь» проекторлар һәм күләгә театрлары күргәзмәсе эшли башлый.
Күргәзмәдә элеккеге "тылсымлы фонарь" дип аталган беренче проекция приборлары, кулдан эшләнгән оригиналь пыяла слайдлар, XIX гасырның күләгә театрлары һәм башка оптик уенчыклар күрсәтеләчәк.
Килүчеләр беренче проекторларның тарихы белән танышачак.
Күргәзмәдә экскурсияләр һәм иҗади дәресләр оештырылачак.
Күргәзмә 2020 елның 17 декабреннән 2021 елның 31 гыйнварына кадәр эшли.
Эш вакыты: сишәмбе-пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе – сәг.10:00-18:00; җомга: 11:00-20:00сәг. Адрес: «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы «Эрмитаж-Казан» үзәге. Электрон почта: hermitage-kazan@mail.ru.