8 декабрьдә А.А.Брянцев исемендәге Санкт-Петербург яшь тамашачылар театры сәхнәсендә Казан яшь тамашачылар театры Ф.М. Достоевский романы буенча "Бал.Бесы" спектаклен (режиссер Туфан Имаметдинов) куйдылар. Тамаша Халыкара XXI "Салават күпере" театр фестивале кысаларында күрсәтелде. Спектакльдә театрның танылган артистлары: Эльмира Рәшитова, Валерий Антонов, Егор Белов, Эльвина Булатова, Гүзәл Вәлишина, Илнур Гарифуллин, Камил Гатауллин, Полина Малых уйнадылар.
Тамашада Россиянең танылган театр тәнкыйтьчеләре һәм журналистлар катнашты.
Фестиваль 2000 елның февраленнән уздырыла һәм Россиянең иң абруйлы театр форумнарының берсе булып тора. 2016 елда "Салават күпере («Радуга») проекты Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе белән бүләкләнде.