А.М.Горький исемендәге Әдәби-мемориаль музейда Казанның мәшһүр башкаручылары катнашында концерт программалары оештырыла

2013 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

А.М.Горький исемендәге Әдәби-мемориаль музейда күп еллар дәвамында Казанның мәшһүр башкаручылары катнашында концерт программалары оештырыла. Музейда концертлар уздыру традициясе  аның профиленә туры килә. Музей А.М. Горькийның, күренекле татар язучылары, әдипләренең иҗади мирасы белән таныштыра, шул ук вакытта анда Ф.И.Шаляпинга бәйле коллекция дә саклана. Музейның музыка юнәлешендә эш алып баруы шуңа бәйле.

Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе белән бергә оештырылган “Музейда музыка” проекты кысаларында оештырылган концертлар музейның үзенчәлекле бренды булып тора. Бу юнәлешнең җитәкчесе, аңа рух өрүче  концертмейстерлык  кафедрасы  профессоры –  В.А.Таганцева.

Быел, музейда зур реконструкция эшләре алып барылганлыктан, концертлар вакытлыча башка мәйданчыкларга (шул исәптән Татарстан Республикасы Милли музее) күчерелде. Мартта тамашачылар алдында халыкара конкурслары лауреаты (29.03) Дарья Пузанова (сопрано, профессор Варшавская Н.П. классы) һәм Александра Луговцева (фортепиано, профессор Галиева Г.Ш.классы) чыгыш ясаячак.

Апрельдә  С.В.Рахманиновның 140 еллыгына багышланган концертта аның  романслары һәм инструменталь әсәрләре яңгыраячак.

Майда (20.05) Татарстан Республикасының халык артисты, профессор Ю.Ю.Сокольская концерты була.  

Концертлар 16.00 дә башлана.

292-32-18.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International