19 мартта Татарстан Республикасы Мәдәният министры җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Ашхабадка (Төрекмәнстан) килде

2013 елның 20 марты, чәршәмбе

19 мартта Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе  Ашхабадка (Төрекмәнстан) килде.

Ашхабадка 9 илдән – Пакъстан, Әфганстан, Иран, Таҗикстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Төркия Һәм Россиядән 245 кунак килде. Татарстан Россиядән вәкил буларак катнаша. Бүген Ашхабадка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәк.

Татарстан делегациясе Нәүрүз Халыкара бәйрәме белән бәйле Милли традицияләр фестивалендә, мәдәният һәм сәнгать осталары концертында катнашу өчен  Ахала даласына китте. Һәр делегациягә тирмә бирелгән, Татарстан Республикасы сәнгать осталары аны татар стилендә киендерә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International