Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Халыкара волонтерлар көне белән котлады

2020 елның 5 декабре, шимбә

Кадерле дуслар! Халыкара волонтерлар көнендә, аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтемне белдерәсем килә. Бүген волонтерлар пандемия белән көрәшнең алгы рәтендә - без аларның фидакарь хезмәтен, шул исәптән өлкәннәргә дә, сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә дә ярдәм итүдә күрәбез.

Мәдәният волонтерлары, үз чиратында, зур бердәм хәрәкәтнең бер өлеше, алар кулга кул тотынып, дөньяны яхшыртырга телиләр. Волонтерлар - чын ихлас күңелле кешеләр, алар ярата белүчеләр һәм ярдәм итәргә омтылучылар. Бүгенге көндә Татарстанда мәдәният волонтерлары хәрәкәте үсә һәм көчәя:  алар мәдәният учреждениеләрендә үткән зур вакыйгаларда, туристларга чаралар оештыруда,  мәдәният һәм сәнгатьне популярлаштыру өлкәсендә, мәдәни мирас объектларын торгызуда, арт-терапия һәм башка иҗади проектларда актив катнашалар.

Кадерле волонтерлар! Сезнең тырышлыгыгыз һәм ярдәмегез нәтиҗәсендә бу дөнья игелеклерәк, куркынычсызрак, бәхетлерәк. Сезгә бәхет, уңышлар һәм яңа мөһим казанышлар телим.

 

Хөрмәт белән,                        мәдәният министры Ирада Әюпова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International