Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәгендә Лидия Әхмәтованың иҗат кичәсе узачак

2020 елның 4 декабре, җомга

Бүген Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәгендә сәг.18:30 Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты Лидия Әхмәтованың иҗат кичәсе уза. Чара артистканың иҗат эшчәнлегенә 30 ел тулуга багышланган.

Лидия Әхмәтова танылган рус, татар һәм чит ил композиторлары әсәрләрен, П.Чайковский, Н.Җиһанов, С.Сәйдәшевның опера һәм оперетталардан арияләр башкара. Шагыйрь Р.Миңнуллин, Р.Харис, Г.Рәхим, Г.Зәйнашева һ.б. шигырьләренә 35 җыр авторы.

Лидия Әхмәтованың иҗат кичәсендә Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты Георгий Ибушев, «Сәлам» яшьләр фольклор ансамбле, Эдуард Данилов, Александр Игнатьев, Илгиз Шәйхрәзиев, Зилә Фәйзуллина, Алсу Габдуллина, Алмаз Әкбәров, Элиза Гайнетдинова, Әминә Сафина, Җәмилә һәм Адилә Хәбибуллина, «Кызлар» вокаль ансамбле, Динар Шәрәфетдинов, Амелия Феофанова һәм башкалар катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International