Казанда симфоник оркестр һәм солистлар башкарган музыкага яраткан мультфильмнар күрсәтеләчәк

2020 елның 4 декабре, җомга

13 декабрьдә С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында «Союзмультфильм» мультконцерты уза. Зур экранда симфоник оркестр һәм солистлар уйнаган музыка астында мультфильмнар күрсәтеләчәк.

Яшь тамашачылар һәм аларның әти-әниләре илебезнең иң яхшы балалар мультфильмнарын күрә алачак:

 Программада:

- «Чебурашка»

- «Пёс в сапогах»

- «Бременские музыканты»

- «Ну, погоди!»

- «Летучий корабль»

- «В порту»

- «Катерок»

- «Щелкунчик».

Мультфильмнар Максим Дунаевский, Геннадий Гладков, Владимир Шаинскийның симфоник оркестр башкаруындагы көйләр астында күрсәтеләчәк, шулай ук балалар ансамбльләре башкарган җырлар белән үрелеп барачак.

Концертларны күрсәтү вакыты һәм билетлар фестивальнең рәсми сайтында бар.

"Союзмультфильм" мультконцертлар фестивале Россиядә беренче тапкыр 14 ноябрьдән 26 декабрьгә кадәр узачак. Чын симфоник оркестр башкаруында зур экранда яраткан мультфильмнарны тамашачылар 26 шәһәрдә карый алачаклар.

Проектның инициаторы һәм авторы-Zapomni компанияләре төркеме һәм "Гармония детства" хәйрия фонды. Оештыручылар фестивальне ел саен үткәрергә планлаштыра.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International