Бүген Аксубай районында узган семинар барышында Туган тел һәм Халыклар бердәмлеге көне турында сүз барды

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Аксубай районында туган тел һәм халыклар бердәмлеге көненә багышланган семинар-киңәшмә узды.

Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт советының  ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова катнашты.

Аксубай районына сәфәр Хәсән Туфан музей-йортыннан башланды. Мөхтәрәм кунаклар һәм район делегацияләре вәкилләре «Кояшкай»балалар бакчасы эшчәнлеге белән таныштылар.

Аннан соң делегация район мәдәният йортына юнәлде, анда алар кәсеп остаханәләре белән танышты. Кунакларга «Дуслык, татулык һәм ризалыкта яшәү" дигән мәдәни программа күрсәттеләр.

Башкаладан килгән кунаклар дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Рәис Беляев, Чуашстан халык шагыйре Николай Полорусов-Шелеби һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар һәм Аксубай универсаль технологияләр техникумында булдылар.

Чара техникумның киңәшмәләр залында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл белән тәмамланды, делегация вәкилләре мөһим сораулар турында фикер алышты.

Фото: http://aksubayevo.ru/

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International