12 һәм 13 декабрьдә «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгының «Татар бистәсе» археологик агач музеенда Александр Маноцковның сәхнә ораториясе узачак. Башлана 17:00 сәгатьтә.
"Ахыр-заман, яки агач оҗмах" – композитор Александр Маноцковның сәхнә ораториясе махсус Зөя утрау-шәһәрчегендәге "Татар бистәсе" археологик агачы музее өчен язылган.
Ораториянең вокаль партияләрен башкаручылар – Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры солистлары, агач уен коралларында – ксилофон һәм маримбада Sforzando Яшьләр оркестры артистлары уйнаячак.
Чараны оештыручылар: «Тере шәһәр» заман сәнгатенә ярдәм итү фонды, ТР мәдәният министрлыгы, «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы, проектның музыкаль продюсеры — «Sforzando»Татарстан Республикасы башкару сәнгатен үстерү фонды.
Бу чара «Татар бистәсе» археологик агач музее белән танышудан гыйбарәт. Тамашачылар саны чикләнгән.
12 декабрьгә билетлар:
13 декабрьгә билетлар:
Яңалыклар белән социаль челтәрләрдә танышырга мөмкин:
https://vk.com/ahirzaman_agach
"Зөя утрау-шәһәрчеге музее сайтында һәм социаль четәрләрдә: