Татарстан Республикасы Милли музее Салих Сәйдәшевнең тууына 120 ел тулуга багышланган күчмә күргәзмә оештыра

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Күргәзмә 7 декабрьдә 14.00 сәгатьтә «Сәйдәш» исемендәге мәдәният үзәгендә танылган композитор, татар профессиональ музыкасына нигез салучысы Салих Сәйдәшевнең юбилеена багышланган декада кысаларында тәгъдир ителәчәк.

Татар халкы композиторның истәлеген кадерләп саклый. Аның талантлы әсәрләре, могҗизалы көйләре тарихка керде һәм зур популярлык казанды.

Россиянең иң борынгы һәм иң зур дәүләт музейларының берсе булган Татарстан Республикасы Милли музеенда илебез тарихына һәм мәдәниятенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләрнең бай коллекцияләре тупланган. С.Сәйдәшевнең Милли музейда саклана торган шәхси әйберләре коллекциясе һәм архивы зур кызыксыну уята, күчмә күргәзмә шулар нигезендә әзерләнде.

Күргәзмәгә килүчеләр аның тормышы һәм иҗатының төп аспектлары: гаилә тарихы, балачагы, музыка белән танышуы, композитор буларак җитешүе, беренче музыкаль әсәрләрен иҗат итүе һәм башкалар белән таныша, татар музыкасына һәм театр мәдәниятенә якыная алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International