Хәзерге заман драматургиясенә һәм театр сәнгатенә ярдәм итү конкурсы игълан ителде

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре берлеге Татарстан Республикасында хәзерге заман драматургиясенә һәм театр сәнгатенә ярдәм итүгә багышланган «Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы...» конкурс игълан итте.

Проектның төп максаты-татар телен саклау һәм популярлаштыру.

Конкурста Татарстан Республикасының дәүләт драма театрлары катнаша ала. Бәйгедә татар теле, тарихы һәм аны саклау, хәзерге мультимәдәни глобаль җәмгыятьтә татар телен тәңгәлләштерү һәм коммуникацияләү турындагы театр әсәрләре каралачак.

Конкурс нәтиҗәләре 2021 елның 21 февралендә - Халыкара туган тел көнендә игълан ителәчәк. Яңа спектакльнең премьерасы 2021 елның 31 октябреннән дә соңга калмый күрсәтелер дип көтелә.

 Жюри конкурска тәкъдим ителгән проектлардан иң яхшы өч проектны сайлап алачак.

Һәр җиңүче яңа проектны тормышка ашыру өчен 600 000 (алты йөз мең) сум премия алачак. Конкурста җиңгән драматургия әсәрләре (инсценировка) авторларына аерым 100 000 (йөз мең) сум күләмендә премия биреләчәк.

 Тулырак мәгълүматны Нигезләмәдән, 2 нче кушымтадан алырга мөмкин.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International