Казан яшь тамашачылар театры үзенең 88 еллыгын билгеләп үтте

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Казан яшь тамашачылар театры 1 декабрьдә үзенең 88 еллыгын билгеләп үтте. Тантаналы кичәдә театр сәхнәсендә Валентин Губаревның «Өлкәннәр өчен кышкы әкият» (режиссер - Туфан Имаметдинов, драматург - Михаил Меркушин) картиналары тезмәләре күрсәтелде. Спектакль башланыр алдыннан тамашачылар Казан яшь тамашачылар театры актерларының ретро-фотографияләрен һәм театр тарихыннан кадрлар карадылар.

Спектакльдән соң театрның дуслары һәм партнерлары артистларны бүләкләделәр. ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов ТР халык артисты Нина Калаганованы «Татарстан Республикасының мәдәни үсешенә зур өлеш керткән өчен» рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазифаларын башкаручы-мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов агымдагы елның юбилярларын: Татарстан Республикасының халык артисты Нина Калаганова, Татарстан Республикасының атказанган артисты һәм реквизиторлар цехы башлыгы Зөлфирә Шәфиева, директор урынбасары Виктор Иванов һәм транспорт цехы башлыгы Илгизәр Исламовны бүләкләде.

ТР мәдәният министры вазифаларын башкаручы Ленар Хәкимҗанов Алсу Густовага ТР атказанган артисты исемен тапшырды. ТР халык артисты Сергей Мосейко «Нәтиҗәле хезмәте һәм театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен» ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан рәхмәт хаты алды.

Труппа мөдире Любовь Лукина, ТР атказанган артисты Алсу Густова, артист Эльмира Рәшитова, артистлар Илнур Гарифуллин һәм Камил Гатауллин «Әдәби ишегалды»нда катнашканнары өчен мактау грамоталары алдылар.

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Халыклар Дуслыгы Йорты директоры урынбасары Анастасия Исаева, «UVT Aero» авиакомпаниясе генераль директоры урынбасары Валерий Мосунов, «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды директоры Рөстәм Хәсәнов, «Мәйдан» ҖЧҖ генераль директоры Мария Горшунова, «Сезон» компанияләре төркеме вәкиле котлау һәм бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International