Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Төрекмәнстан башкаласына ел саен уздырыла торган “Нәүрүз”фестивалендә катнашыр өчен китте. Фестиваль быел дүртенче тапкыр төрки халыкларның иҗат коллективларын язны каршылау, көн белән төн тигезләшүе уңаеннан бәйрәмгә чакыра.
Чарада Татарстан Республикасы Халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле дә чыгыш ясый.
Ашхабадта фестиваль беренче тапкыр уза, 2012 елда бәйрәм Таҗикстанда, ә 2011 елда Иранда узды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте