Татарстанның халык артисты һәм драма театрының элеккеге директоры Фәрит Шиһапов вафат

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Республиканың атказанган артисты белән хушлашу 2 декабрьдә булачак.

Әлмәт драма театрының элеккеге директоры, Татарстанның халык һәм атказанган артисты, Казан дәүләт консерваториясе доценты Фәрит Шиһапов 70 яшендә вафат булды.

Фәрит Шиһапов белән хушлашу сәг 10.00 Тельман урамы, 29 адресы буенча урнашкан С.Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәгендә узачак, дип хәбәр итте мәдәният идарәсе.

Мәдәният министрлыгы Фәрит Шиһаповның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International