Мәдәният җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә: Пушкин исемендәге дәүләт сынлы сәнгать музее Президенты Ирина Антонова вафат булды. Антоновага 98 яшь иде. Ирина Антонова 52 ел Пушкин музеен җитәкли, 1961 елдан алып 2013 елга кадәр музей җитәкчесе була. Аннан соң, музейның президенты булды. Антонова күп бүләкләргә лаек, 2017 елда ул гуманитар эшчәнлек өлкәсендә күренекле казанышлары өчен Дәүләт премиясе лауреаты булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Ирина Антонованың туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.