Казанда 3 декабрьдә 10:30 да бөек татар композиторы Салих Сәйдәшев һәйкәленә чәчәкләр куелачак. Анда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Комозиторлары берлеге, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре, мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, 3 декабрьдә Татарстан АССРның танылган татар композиторы, Халык артисты тууга 120 ел тула.
Чара Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәп узачак.