Бөтенроссия "Мирас һәм гореф-гадәтләр" декоратив-гамәли сәнгать һәм кәсепчелек күргәзмәсе

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Россия Федерациясенең 85 субъектында 180нән артык милләт һәм халык яши, һәркайсының үз традицияләре, тәҗрибәле осталары бар. Декоратив-гамәли сәнгатьнең рәссамнар иҗат берлеге илнең төрле төбәкләреннән килгән вәкилләрне берләштерә.

Күргәзмә 2020 елның декабрендә Мәскәүдә узачак. Ул "Мәдәният" милли проектының «Иҗат кешеләре" федераль проекты кысаларында "Россия мәдәният Фонды» оешмасы тарафыннан бирелгән грант ярдәмендә тормышка ашырыла һәм Россия халыкларының мәдәниятләрен берләштерү буенча масштаблы акция булып тора.

Күргәзмәдә Россия Федерациясенең 9 федераль округыннан декоратив-гамәли сәнгать һәм кәсепчелек рәссамнары, 200дән артык кеше катнашачак.

Күргәзмәгә әзерлек барышында иң яхшы осталар сайлап алына. Иң яхшы рәссамнарны җәлеп итүгә декоратив-гамәли сәнгать рәссамнар иҗат берлегенең 40тан артык төбәк вәкиле ярдәм итәчәк (Санкт-Петербург, Владимир, Ярославль, Тула, Иваново, Новосибирск, Уфа, Иркутск, Екатеринбург, Нальчик, Сочи, Пермь, Ростов, Түбән Тагил, Түбән Новгород, Калининград, Федоскино, Гжель, Палех, Сибай һ.б.).

Сезне 2020 елның 11-13 декабрендә узачак «Мирас һәм гореф-гадәтләр» декоратив-гамәли сәнгать һәм һөнәрчелек күргәзмәсендә катнашырга чакырабыз. Үткәрү урыны: Мәскәү, Гостиный Двор, Ильинка ур., 4 йорт. Үткәрү вакыты: 10.00-20-00сәг.

Тулырак мәгълүмат: https://nhp-dpi.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International