Казанда 1-6 декабрьдә «Ирекле кино» социаль акциясе узачак

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Акция «Кино вакыты» дирекциясе, республика сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханә тарафыннан Алишер Госманов «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фонды ярдәме белән оештырыла.

 Сукырлар һәм инвалидлар өчен сыйфатлы тавышлы залда зур  экранда һәркем фильм карый алачак.

2017 елдан бирле «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фонды сукырлар өчен уңайлы мохит булдыру белән шөгыльләнә, шул исәптән киноларны тифлокомментарияләр белән тәэмин итә. «Үзенчәлекле караш» программасы кысаларында ел саен мәдәни институтлар өчен грантлар бирелә. Проектта 40тан артык шәһәр оешмасы катнаша.

Программа:

Сәед Галиев исемендәге мәдәният йорты:

1 декабрь сәг.15.00 «Я шагаю по Москве»

3 декабрь сәг. 14.00 «Савва. Сердце воина»  (тифлокомментарий и субтитрлар белән)

Ленин исемендәне мәдәният йорты:

3 декабрь сәг. 18.00 Фильм «Небесный тихоход» 12+ Җиңүнең 75-еллыгына багышлана.

4 декабрь  сәг.15.00 Фильм «Смотри как я» 12+. Фильм (тифлокомментарий белән)

5 декабрь сәг.15.00 «Детский альманах» 12+

6 декабрь сәг. 15.00 «Грех» 16 +. Фильм (тифлокомментарий һәм субтитр белән)

7 декабрь сәг. 15.00 «Военный альманах» 16+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International