Казанда «Үзгәреш жиле» фестивалендә "Алтын Казан" мюзиклы премьерасы тәкъдим ителәчәк

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

2020 елның 5 һәм 6 декабрендә «Узгәреш җиле» V фестивале кысаларында М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Эльмир Низамовның "Алтын Казан" (Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның либреттосы) мюзиклының премьерасы булды. Исегезгә төшерәбез, «Үзгәреш җиле» Татар җыры фестивале Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов инициативасы белән 2016 елда оештырылды һәм ел саен М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә уза.

Спектакльдә төп рольләрне танылган опера һәм эстрада артистлары башкара: Эльмира Кәлимуллина (Аксылу), Филүс Каһиров (Битимер), Алинә Шәрипҗанова (Сихатбану), Артур Исламов (Ханзадә), Айдар Сөләйманов (Нукер), Ирек Фәттахов, Айдар Нургаянов (әкиятче). Мюзикл татар телендә бара, спектакль субтитрлар белән үрелеп бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International