Мәскәүдә милләт эшләре буенча Федераль агентлык оештырган «Россия халыклары» I Халыкара форумы эшли башлады. Форумда Татарстан делегациясе дә катнаша.
Чара «Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында 30 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр уза.
Форумда Татарстаннан ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе урынбасары, ТР Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Ирек Шәрипов катнаша.