Республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсенең проектлары һәм нәшрияты «И помнит мир спасённый...» дип исемләнгән XI Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.
Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иң яхшы басма конкурсын Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия Дәүләт сукырлар китапханәсе, Россия китапханәләр ассоциациясе (инвалидларга хезмәт күрсәтүче китапханәләр секциясе), «Логосвос» ИПТК, «Репро» төбәкара китапханә хезмәттәшлеге үзәге, ЮНЕСКО Программасының Россия комитеты оештырды.
Оештыручылар сайтында хәбәр ителгәнчә, оештыру комитетына Россиянең 7 федераль округыннан сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәләрдән, фәнни һәм милли китапханәләрдән конкурска хезмәтләр килгән.
Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр махсус китапханәсе белгечләренең эшләре иң яхшы дип табылган һәм берничә номинациядә дипломнар белән билгеләп үтелгән.