«SFORZANDO» башкару сәнгатен үстерү фонды «Сфорцандо операсы кичәсе» проекты кысаларында Казан шәһәре медицина хезмәткәрләре өчен хәйрия акциясе үткәрде. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Тере шәһәр» фонды һәм Казан шәһәре Мәдәният идарәсе ярдәме белән узды.
Проектның партнеры-Ирина Богачеваның Санкт-Петербург иҗтимагый хәйрия фонды «Арт-Петербург».
27 һәм 28 ноябрь 19.00 сәгатьтә «Московский» мәдәният үзәгендә шәһәр табиблары җыелды һәм алар өчен Жорж Бизе –Родиона Щедринның «Кармен - Сюит» әсәре яңгырады. Чарада Элик Меликов - Кирилл Попов һәм Диана Еремеева җитәкчелегендәге Мәскәү дәүләт классик хореография балет театры солистлары катнашты, аларга "SFORZANDO» яшьләр оркестры уйнады, баш дирижер һәм сәнгать җитәкчесе Данияр Соколов.
29 ноябрь 18.00 сәгатьтә Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында симфония музыкасын яратучылар өчен «Кармен-сюита" балетының оркестр версиясе башкарылды.
Менә инде өченче ел рәттән, 2017 елдан бирле «SFORZANDO» фонды классик музыка өлкәсендә агарту эшләре алып бара, академик сәнгатьне киң даирә тамашачыларына җиткерә.