Чуаш Республикасы халкы Татарстан фильмнарын карады

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Чуаш Республикасының Халыклар дуслыгы йортында Татарстан киносы көннәрен ачу тантанасы булды. Чарада Чуаш Республикасы кинематографистлар берлеге рәисе, «Чуашкино «Дәүләт киностудиясе һәм Чуашстан Мәдәният министрлыгының электрон документлар архивы» директоры Олег Цыпленков, галим, режиссер һәм сценарист Сергей Щербаков, кинорежиссер Сергей Спиридонов һәм башкалар катнашты.

Чуашстанда Татарстан киносы көннәре 3 көн дәвам итте. Бу вакыт аралыгында Чәбаксар, шулай ук, Урмай һәм Батыр авылларында яшәүчеләр Татарстанда җитештерелгән «Әпипә», «Остазбикә» һәм «Нигез йорт» фильмнарына бәя бирергә өлгерделәр. Күргәзмә рус субтитрлары белән татар телендә барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International