Казан хореография училищесы юбилейга чакыра

2013 елның 18 марты, дүшәмбе

19 һәм 20 мартта Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә Казан хореография училищесының «Бию шәрәфенә» дигән юбилей концертлары уза.  Быелның 1 мартында Казан балет мәктәбенә 20 ел тулды.  

Концертларда Казан хореография училищесы укучылары, шулай ук әлеге уку йортын тәмамлап чыккан мәшһүр артистлар катнашачак. Тәнәфестә театр фойесында “Нәни аккошлар балы” булачак. Анда училищеның иң нәни укучылары – 4–7 яшьлек сабыйлар үзләренең осталыгын күрсәтәчәк. Кичә кичке 6 да башлана.

Өстәмә мәгълүмат өчен: http://www.kazan-opera.ru/news/2936/

Хөрмәтле журналистлар! Аккредитция узу өчен телефоннар: +7 843 231 57 32, 8 950 320 88 66 (Елена Остроумова) яки эл. почта press@kazan-opera.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International