Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиллегендә Татарстан Республикасы флагы көненә багышланган конкурста катнашучыларны бүләкләделәр

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиллегендә, санитар-эпидемиологик чараларны үтәп, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы флагы көненә багышланган иҗади онлайн конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Чарада Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиле А.А.Ахтареев, Ташкент шәһәрендәге татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе рәисе Р.Х.Нәбиуллин, идарә рәисенең беренче урынбасары Р.Г.Төхвәтуллин, Узбәкстанда «Татарстан – Яңа гасыр-Планета» телерадиоканалының махсус хәбәрчесе С.И.Кәримова һ. б. катнашты.

Онлайн конкурста Узбәкстаннан тыш Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән дә татарлар катнашты. Конкурста җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды:

 Җиңүчеләр:

1 урын-Әхмәрова Рамилә Ринат кызы (Ташкент шәһәре);

2 урын-Чарлмерс Зифрида Рафаил кызы (Арброт шәһәре, Шотландия, Бөекбритания);

3 урын-Гулова Нәсимә Корбангали кызы (Бохара шәһәре);

Чара Ташкент шәһәрендәге ТНВ-Планета корпункты тарафыннан яктыртылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International