16 мартта Ф.Туишев исемендәге XIII Республика гармунчылар конкурсы зона турының чираттагы сайлап алу конкурсы узды

2013 елның 18 марты, дүшәмбе

Республикада гармунчыларның сайлап алу конкурслары узды. Ф.Туишев исемендәге XIII Республика гармунчылар конкурсы зона турының чираттагы сайлап алу конкурсы 16 мартта  Чирмешән муниципаль  районының Мәдәният йортында узды.   

Конкурста Чирмешән балалар музыка мәктәбе укучылары, профессиональ баянчылар һәм Әлки, Алексеевск, Нурлат, Яңа Чишмә, Чистай һәм Чирмешән муниципаль районнарыннан гармунчылар катнашты.  

Татарстанның иң яхшы гармунчылары Арчада 17 майда узачак зур концертта чыгыш ясаячак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International