2020 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарын кабул итү көне узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча уза: Казан шәһәре, Пушкин ур., 66/33.
Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы вакәләтенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү куелган:
1. Мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә тарихи һәм мәдәни мирасны саклауга юнәлдерелгән республика дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру.
2. Муниципаль оешмаларга халык өчен ял итү һәм күңел ачу сферасын үстерүдә ярдәм итү һәм мәдәни-ял итү эшчәнлегенең төрлелеген тәэмин итү.
3. Татарстан Республикасы милкендә булган халыкка хезмәт күрсәтүче китапханәләр белән идарә итү.
4. Музейларга, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренә, халык сәнгать кәсепчелегенә ярдәм итү.
Кабул итүгә алдан язылу (843) 264-73-97 телефоны буенча мәҗбүри.
Шәхси кабул итү озынлыгын кыскарту максатларында мөрәҗәгать текстын алдан ук язма рәвештә әзерләргә тәкъдим итәбез. Шәхси кабул итү барышында социаль дистанцияне (1,5-2 метр) үтәргә, сулыш органнарын яклау (медицина яки гигиена битлекләре), перчаткалар кулланырга, кул гигиенасын сакларга кирәк.