Казанда «Филармониада» XIII халыкара сәнгать фестивале үтәчәк

2020 елның 27 ноябре, җомга

2020 елның 5-15 декабрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Филармониада» XIII  Халыкара сәнгать фестивале үтәчәк.

XIII фестиваль 5 декабрьдә Россиянең ике атаклы коллективы катнашында искиткеч джаз программасы белән ачыла. Уфадан Олег Касыймов җитәкчелегендәге BigBand BGF оркестры һәм Сергей Васильев җитәкчелегендә Татарстанның Филармония джаз-оркестры чыгыш ясаячак. Махсус кунаклар - Сиявуш Шерматов (вокал), Полина Кобец (вокал) һәм Илнур Хәйруллин (курай).

Аккредитация узу өчен Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать итү өчен сылтама: press@tatfil.ru  

Программа белән филармония сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International