Казан консерваториясе юбилей программалары үткәрәчәк

2020 елның 27 ноябре, җомга

1 декабрьдә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең 75 еллыгына багышланган концерт була. Программада күренекле солистлар һәм ансамбльләр- уку йортының педагоглары һәм студентлары катнаша.

Орган музыкасы Россиянең халык артисты Рубин Абдуллин һәм аның сыйныфында укыган кызлар - хәзерге вакытта орган кафедрасы педагоглары Фәридә Нуруллоева һәм Карина Горбанова башкаруында клавесин һәм арфа яңгыраячак.

Чайковский, Мийо һәм Яхин әсәрләрен пианистлар – Россиянең атказанган артисты Евгений Михайлов, Татарстанның халык артисты Рэм Урасин, шулай ук Татьяна Халтурина һәм Зөлфәт Фәхразиевның фортепиано дуэты чыгыш ясаячак.

Идел буе халыклары җырларын Казан консерваториясенең фольклор ансамбле башкарачак.

Программада Чайковский һәм Җиһанов операларыннан вокаль дуэтлар, Кальман оперетталары да бар. Аны Екатерина Лейдер һәм Любовь Добрынина, Айрат Ганиев, Айгөл Гардисламова, Илгиз Мөхетдинов һәм Сөмбел Кыямова башкара. Фортепиано партиясе-Илдар Нигъмәтуллин, Луиза Заһидуллина һәм Ира Кәримова.

3 декабрьдә, композитор Салих Сәйдәшевнең туган көнендә, Казан консерваториясенең опера студиясе композиторның 120 еллыгына багышланган «Чын мәхәббәт» программасын тәкъдим итәчәк.

Программада Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Хәйри, Ришат Әхмәдуллин, Айгөл Гардисламова, Сөмбел Кыямова, Илгиз Мөхетдинов, Руслан Закиров, Диләрә Төхвәтуллина, Айрат Ганиев, Элиза Насыйрова, Алинә Хөснетдинова катнашачак. Концерт, шулай ук, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International