Үзбәкстан киносы көннәрендә "Сөмбел" фильмы актрисасы килүе көтелә

2020 елның 27 ноябре, җомга

Казанда 4 декабрьдән 6 декабрьгә кадәр үзбәк киносы көннәре узачак. Чара «Мир» кинотеатрында Үзбәкстан һәм Татарстанның мактаулы кунаклары катнашында оештырылачак.

Татарстанда үзбәк киносы көннәрен ачу тантанасы 4 декабрьдә 18: 30 сәгатьтә узачак. Бу көнне тамашачыларга реаль вакыйгаларга нигезләнгән "Йөз бер" фильмы тәкъдим ителәчәк.

5 декабрь көнне 18:00 сәгатьтә үзбәк киносы көннәре кысаларында Татарстан кинематографистлары тарафыннан Үзбәкстан кинематографистлары белән берлектә төшерелгән «Сөмбел» фильмының премьерасы була. Чарада Үзбәкстаннан килгән кунаклар – «Сөмбел» фильмы продюсеры Улугбәк Абдуллаев һәм картинаның төп герое Сабина Асанова катнашыр дип көтелә.

6 декабрь көнне 18: 00 сәгатьтә үзбәк киносы көннәре уңаеннан Илһам Мөхәммәдиброхимовның «Очыш» дигән тагын бер үзбәк фильмы күрсәтеләчәк. Драматик картина узган вакыйгаларның хронологиясен торгызырга һәм хөкем ителгән җинаятьнең сәбәбен аңларга омтылган герой турында сөйли. Тамашачыларга геройга яла ягу һәм аның дөреслек юлында нинди авырлыклар белән очрашуы, гаепсез икәнен исбатларга тырышуы күрсәтеләчәк.

Аккредитация узу өчен: Фаина Харитонова, pr@tatarkino.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International