Татарстан рәссамнары беренче тапкыр Харис Якупов исемендәге конкурста катнаштылар

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Рәсем сәнгате өлкәсендә Харис Якупов исемендәге премияне бирү буенча Беренче Республика конкурсы сугыш чоры тематикасына багышланган иде. Кичә Әмир Мәҗитов музеенда конкурс лауреатларын бүләкләү һәм катнашучыларның хезмәтләре күргәзмәсен ачу тантанасы булды.

Анда яшь рәссамнар да, танылган рәссамнар да катнашты. Номинацияләр берничә юнәлеш буенча иде: рәсем сәнгате, скульптура, графика. Нәтиҗәдә, 70кә якын рәссам үз эшен тәкъдим итте. Алты лауреат арасында төрле яшьтәге рәссамнар. Иң яшь рәссам –Маша Исаева, иң өлкәне-Григорий Эйдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International