ТР Милли музее «Барысы өчен дә музей» бөтенроссия акциясенә кушылачак

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

3 декабрьдә бөтен дөнья ел саен Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтә. Дөньяның барлык илләрендә бу көнне җәмгыять игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына юнәлтү һәм аларның хокукларын яклау буенча чаралар үткәрелә.

Татарстан Республикасы Милли музее ел саен «Игелекле эшләр кылырга ашыгыгыз»» дигән инвалидлар декадасы һәм «Музей барыбыз өчен дә» Бөтенроссия акциясен уздыра.

2020 елның 1-10 декабрендә Татарстан Милли музеенда һәм филиалларында инвалидлар декадасы кысаларында экскурсияләр, музей-педагогика дәресләре, интерактив һәм белем-бирү чаралары, лекцияләр, иҗади кичәләр, очрашулар, концерт программасы һәм онлайн форматта музейның ВКонтакте социаль челтәрендә дәресләр оештырылачак.

Декада кысаларында инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен остаханәләр, квестлар булачак, сурдо- һәм тифло- комментарийлы фильмнар күрсәтеләчәк.

5-6 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли музее «Музей барыбыз өчен дә!» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясен уздыра. Аның максаты - кеше хокукларын яклау һәм инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуын тәэмин итү. Музейда үткәрелә торган социомәдәни эшчәнлек Татарстан Республикасы Милли музее хезмәткәрләренең көндәлек хезмәтенең бер өлеше булып тора. Ләкин 5-6 декабрь көннәрендә инвалидларга аерым игътибар биреләчәк. Музей хезмәткәрләре даими рәвештә әлеге категория вәкилләренең барлык теләкләрен һәм үтенечләрен исәпкә алырга тырыша.

Хәзерге дөньяда кайчагында хәтта сәламәт кешеләргә дә җиңел түгел. Сәләмәтлекләре чикле кешеләргә җәмгыять тормышы яшәүдә еш кына кыенлыклар тудыра. Кешелеклелек,  җылы мөнәсәбәт, игелеклелек мохтаҗ кешеләргә ярдәм итә. Инвалидлар өчен музейлар тәкъдим итә торган мөмкинлекләр  рухи яктан аларга  ярдәм итәр дип чын күңелдән ышанабыз.

 

Декада программасы белән тулырак монда танышырга мөмкин: https://tatmuseum.ru/events/dekada-invalidov/

 

Матбугат үзәге – 292-32-18

Администратор – 292-89-84

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International