Россия халыкларының милли әдәбияты фестивале-онлайн-фестиваль. Сез илнең төрле почмакларыннан килгән язучылар һәм шагыйрьләр белән шәхсән аралаша, Мари әкиятләреннән тылсымлы әйберләр ясый, режиссерлар белән төбәк кинематографиясенең үзенчәлекләре турында фикер алыша һәм милли телләрдә җырлар башкаручы бәйсез сәхнә музыкантларын тыңлый аласыз.
Фестиваль бишенче тапкыр уза, быел ул беренче тапкыр онлайн форматта 25-29 ноябрьдә узачак.
Программада татар әдәбияты буенча лекция, Juna, Qaynar Казан төркемнәре чыгышлары, аларның солистлары белән әңгәмә, шулай ук "Карурман"спектаклен күрсәтү каралган.
Тулырак мәгълүмат һәм сайтта трансляция: http://www.natlitrf.ru/onlinestreaming2020