Казанда Владимир Акимовның  «Миф, чынбарлык кебек» исемле күргәзмәсе ачыла

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Казанда 27 ноябрьдә 16:00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең иң уңышлы рәссамнарының берсе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР халык рәссамы, РФ атказанган рәссамы Владимир Акимовның күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмә 2021 елның 17 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Күргәзмәнең тантаналы ачылышы көнне рәссам үзенең юбилеен билгеләп үтәчәк.

«Хәзинә» күргәзмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее җыелмасыннан, шәхси коллекциясеннән рәссамның 100 әсәре тәкъдим ителәчәк.

«Миф, чынбарлык кебек" күргәзмәсендә тамашачыны мәңгелек һәм явызлык, кеше мәхәббәте һәм матурлык, юмор һәм гротеск аша «кечкенә» кешенең тормышын кызгануны чагылдырылган картиналар белән очрашу көтә. Экспозициядә шулай ук рәссамның якташлары һәм дусларының портретлары, туган як пейзажлары тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International