И.Д. Кобзон исемендәге Бөтенроссия "Гринландия" автор җырлары фестивале кысаларында «Мин яратам сине, тормыш» дип аталган конкурс уза. Конкурс читтән торып үткәрелә.
Быел җыр бәйрәменә бөек артист исеме бирелде, ә конкурсның темасын аның җырыннан алынган юллар белән: «Мин яратам сине, тормыш» дип исемләделәр.
Конкурста текст һәм музыка авторлары, композиторлар, шагыйрьләр һәм иҗат коллективлары катнаша ала. «Балалар остаханәсе» дип исемләнгән категориядә 16 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала.
Конкурс өч номинация буенча уза: «Төп конкурс», «Балалар өчен җырлар», «Һөнәрләр, белгечлек, сәләтлеләр турында җырлар».