Агымдагы елның 22 ноябрендә Россиянең Зур театры тарихи сәхнәсендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының В.А. Моцарт музыкасына язылган «И воссияет вечный свет» спектакле күрсәтеләчәк. Спектакль СССРның халык артисты, күренекле биюче, хореограф, актер, рәссам һәм шагыйрь Владимир Васильевның 80 еллыгына багышланган фестивальнең йомгаклау аккорды булачак.
Исегезгә төшерәбез, спектакленең премьерасы Казанда 2020 елның сентябрендә булып узды. Юбиляр режиссер, хореограф, либретто авторы һәм сәхнәләштерүдә төп рольне башкаручы буларак чыгыш ясады. Спектакльнең сценографиясен рәссам Виктор Герасименко (Мәскәү), хормейстер – Любовь Дразнина, музыкаль җитәкче һәм дирижер - Ренат Салаватов иҗат иткән. Спектакльдә солистлар-вокалчылар һәм балет артистлары, театрның оркестр һәм хор артистлары катнаша.
Мәскәүдә узачак спектакльдә төп рольләрне Татар опера һәм балет театрының солисты Гөлнара Гатина (сопрано), Мариин театры солисты Екатерина Сергеева (меццо-сопрано), «Новая Опера» театры солистлары Ярослав Абаимов (тенор) һәм Евгений Ставинский (бас) башкарачак. Шулай ук, соло балет партияләрендә Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солистлары Аманда Гомес, Михаил Тимаев, Таис Диоженес, Вагнер Карвальо, Александра Елагина, Илнур Гайфуллин, Алинә Штейнберг, Антон Полодюк, Мана Кувабара һәм Алессандро Каггеджи катнаша. Спектакль 22 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә башлана.
20 ноябрьдә театр коллективы Мәскәүгә китә. Барлык катнашучылар (190 кеше) COVID-19 тестларын тапшырдылар.