Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә Байлар Сабасы авылында Татар халык музыка уен коралларында уйнаучылар фестивален әзерләү һәм уздыру мәсьәләләренә багышланган утырыш булды

2013 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Республиканың  традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә 2013 елның 20 апрелендә Байлар Сабасы авылында Татар халык музыка уен коралларында  – курай, кубыз, сорнай, думбыра, гөслә һәм гармунда уйнаучыларның республика фестивален әзерләү һәм уздыру мәсьәләләренә багышланган утырыш булды.

Фестивальдә катнашырга республикабызның барлык районнарыннан аерым башкаручылар да, ансамбльләр дә чакырыла. Анда Исмәгыйль Мусин исемендәге Курайчылар конкурсы, Фәйзулла Туишев исемендәге Гармунчылар конкурсы лауреатлары чыгыш ясаячак. 

Фестиваль программасында  - катнашучылар парады, музыка уен кораллары ясаучыларның осталык дәресләре, зур концерт.

Бәйрәм ачык һавада – Байлар Сабасының машиналар йөрми торган урамында булачак. Чара кичке сәгать 6 да башлана.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International