14 мартта кичке сәгать 4тә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Фәридә Хасьянованың “Минем әкияти дөньям” дигән шәхси күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәдә рәссамның йөздән артык эше куелган. Фәридә Хасьянованың иҗаты күпкырлы, ул сынлы сәнгатьнең күп кенә өлкәләрендә үз көчен сынаган, графика, рәсем, милли костюм, интерьер бизәлеше, китап бизәлеше юнәлешләрендә эшләгән талантлы рәссам.
Күргәзмә 14 марттан 14 апрельгәчә дәвам итәчәк.
Мәгълүмат өчен телефоннар: 567-80-43, 567-80-58.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте