Бүген галимә, этнограф Мөхәммәдова Рәмзия Гиниятовна вафат булды.
Ул 1923 елның 23 декаберендә Ульян өлкәсенең Багдашкино районында туа. 1931 елда гаиләләре белән Яшел Үзәнгә күченәләр. 1944 елда Р. Мөхәммәдова Казан дәүләт университетының география факультетына укырга керә. Университетны тәмамлагач 1944 елда Тел, әдәбият һәм тарих институтына этнография өлкәсен өйрәнүче буларак аспирантурага алына. 1966 елда Мәскәүдә Этнография институтында кандидатлык диссертациясен яклый. 1971 елда “Татар халкының тарихи-этнографик атласын” төзү буенча алып барылган фәнни тикшеренүләрнең җитәкчесе итеп билгеләнә.
Рәмзия Гиниятовна татар халкының традицион мәдәниятен ойрәнүгә багышланган дистәләгән фәнни хезмәтләр авторы булып тора.
Туганнарының, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз!