Мәдәни марафон «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында уза. «Мәдәни марафон» проектында Россия халыклары турында күбрәк мәгълүмат белергә теләгән мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, ата-аналар катнаша ала.
Теркәлү 2020 елның 1 октябрендә башланды. Акциядә катнашырга теләгән һәркем теркәлә ала.
"Мәдәни марафон -2020" проектының рәсми сайты.
Быел «Мәдәни марафон" илебез халыкларының мәдәниятенә багышланган.
Проектның төп өлеше 1 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр узачак.
Укытучылар өчен теркәлү:
Гариза тутыру (ссылка - https://forms.yandex.ru/surveys/10023990.4c182c8b3b38883c5ab8d73b81422146b57f7a2d/), укытучыга код килә һәм ул аны сыйныф укучыларына җибәрә ала.
Онлайн тест үткәрү көннәре:
2 ноябрь - тестны эшли башлау
1 декабрь - тест һәм марафонны тәмамлау
Теркәлгән кешеләр өчен тест узу өчен сылтама: https://education.yandex.ru/culture/culturnyj-marafon-test/
Катнашучылар (үзләренең яшь категориясен сайлап алып) дүрт бүлектән торган мультимедиа онлайн-тест сорауларына җавап бирә ала: орнамент һәм декор, музыка, бию, текст.
«Мәдәни марафон – 2020» вакытында күренекле мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар, катнашучыларны белем бирү контенты белән таныштыру да планлаштырылган.
«Безнең ил мәдәниятләрнең күптөрлелеге белән горурлана ала. Һәр халыкның үз визуаль теле, әдәби һәм музыкаль мирасы, бию сәнгате бар, - болар барысы да тарихны һәм гореф-гадәтләрне сакларга, ата-бабаларыбызны хөрмәт итәргә ярдәм итә. Быелгы "Мәдәни марафон-2020" Россия регионнарының уникаль үзенчәлекләрен ассызыклар һәм балаларга, ата-аналарга, укытучыларга илебезнең гаҗәеп иҗади ландшафты турында күбрәк белергә мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләп үтте Росииянең Мәдәният министры Ольга Любимова.
Проект турында тулырак мәгълүмат белән РФ Мәдәният министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.