Мәдәният волонтерлары - «Яшьләр Мәдәният Менеджмент" форумында катнашучылар яңа проект тәкъдим иттеләр

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

Бүген «Яшьләр Мәдәният Менеджмент" форумында катнашучы мәдәният волонтерлары онлайн-форматта Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова белән очрашты.

Zoom-конференциядә катнашучылар ведомство башлыгына «Helpart» дип аталган яңа проект тәкъдим иттеләр. Казан консерваториясе студенты Илья Новиков яңа фикере -мәдәният өлкәсендә ресурслар белән алмашуның яңа цифрлы платформасы турында сөйләде. Яшьләр проектны тәмамларга һәм илнең башка субъектларында башлап җибәрергә ниятлиләр.

Проект тест үткәргәннән соң һәм техник эшләр тәмамлану белән старт алачак .

Исегезгә төшерәбез, «Мәдәният волонтерлары» программасы «Мәдәният» исемле милли проектның «Иҗади кешеләр» Федераль проекты кысаларында булдырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International