"СинУлМин" проекты балалар һәм әти-әниләр арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланган мультфильмнар конкурсын игълан итә

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү Фонды һәм «СинУлМин» проекты теләгән һәркемгә мультфильм төшерергә мөмкинлек бирә. Гаилә әгъзалары арасындагы уртаклыкны, гаиләнең бергә вакыт уздыруын, ничек аралашуын, авырлыклар һәм сөенечләрне бергә җиңүен күрсәтергә тәкъдим итә. Иң яхшы хезмәтләр компетентлы жюри тарафыннан тиешенчә бәяләнәчәк, ә иң яхшы әсәрләрнең авторларын кыйммәтле бүләкләр көтәчәк.

Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды һәм «СинУлМин» проекты теләгән һәр кешегә мультфильм ясарга һәм гаилә әгъзалары арасындагы уртаклыкны, гаиләнең ничек вакытларын бергә уздыруын, ничек аралашуын, моңсу һәм бергә сөенүен күрсәтергә тәкъдим итә. Иң яхшы эшләр компетентлы жюри тарафыннан бәяләнәчәк, ә авторлар кыйммәтле бүләкләр алачак.

Балалар-әти-әниләренең дәвамы һәм өметле киләчәге. Балаларның җиңүләре һәм казанышлары-ата-аналарның аларга булган ышанычы һәм ярдәм нәтиҗәсе. Ә балаларның кимчелекләре һәм уңышсызлыклары-ата-аналардан читләшкән булулары хакында сөйли, хис-тойгыларын бәяләмәү, олыларның рәхимсезлек нәтиҗәсе булып тора. «СинУлМин» проекты ата-аналарга мәхәббәт һәм ярдәм итү хисенең ни дәрәҗәдә мөһим булуын искәртүне максат итеп куя. Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала. Мультфильмнар төрле техника кулланып төшерелергә мөмкин. Видеосюжетның темасын автор үзе сайлый ала.

Конкурска эшләр 20 октябрьдән 20 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Жюри тарафыннан эшләрне карау һәм җиңүчеләрне игълан итү

20 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Тулырак мәгълүмат сайтта: http://tietoya.ya-roditel.ru/konkurs

Мульфильм төшерү өчен тәкъдим ителә торган программалар:

Stop motion studio, Dragonframe, Rough Animator, Toon Boom Harmony, Lyan 3D, Anime Studio Pro, Easy GIF Animator, Express Animate, iClone Pro, FlipaClip, ZBrush, Autodesk Maya, Adobe Premiere

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International