Татарстан Республикасы Актаныш районының “Агыйдел” җыр һәм бию халык ансамбле ТЮРКСОЙ иҗат коллективы составында Нәүрүз бәйрәм турнесында катнашачак.
Халыкара төрки мәдәниятләр оешмасы (ТЮРКСОЙ) ел саен Нәүрүзне бәйрәм итү кысаларында чаралар оештыра. Бу чаралар Оешмага кергән илләрнең мәдәният министрлыклары хезмәттәшлегендә, Төркия Республикасының Мәдәният һәм туризм министрлыгы белән берлектә уздырыла. ЮНЕСКО тарафыннан Мәдәниятләр якынаю елы дип игълан ителгән 2010 елда Нәүрүз Парижда ЮНЕСКОның штаб-квртирасында һәм Страсбургта, ә 2011 елда, океан кичеп, Америка Кушма Штатларында билгеләп үтелде. 2013 елда – үзенең 20 еллыгында – ТЮРКСОЙ Нәүрүзне Төркиянең 20 шәһәрендә билгеләп узачак. Анда төрки дөньяның 20 иленнән һәм төбәкләреннән 200 артист катнашачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте