К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры «Сүнгән йолдызлар»ны яңадан кабыза

2013 елның 13 марты, чәршәмбе

К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры «Сүнгән йолдызлар»ны  яңадан кабыза. Яңа спектакльне тамашачыларга Рәшит Заһидуллин җитәкчелегендә режиссер Резеда Гарипова тәкъдим итә.

Спектакльдә катнашу өчен Казан консерваториясеннән профессиональ музыкантлар, биюләрне сәхнәгә куючы Мария Лазукова (Екатеринбург), вокал буенча укытучы Алия Хәмзина (Казан) чакырылган.  Сәхнә бизәлеше, костюмнар рәссамы – Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе Роман Моров.  Спектакльнең премьерасы 12 апрельдә була.

Театрның баш режиссеры әлеге пьесаны сәхнәгә ике тапкыр куйды. Беренче спектакль 1999 елда Тинчурин театры сәхнәсендә, ә икенчесе  2011 елның 12 апрелендә Әнкарә шәһәрендә булды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International