“Әкият” Татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры һәм артистлары Казан шәһәренең 20 нче гимназиясендә кунакта булдылар.Мәктәптә А.Алиш премиясе лауреатлары белән очрашу декадасы уза, лауреатлар арасында «Әкият» театры да бар.
Артистлар балаларга Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» спектакленнән өзек күрсәттеләр.
«Бу спектакль 2004 елдан бирле сәхнәдән төшми, – диде театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров. – Балаларны иҗатыбыз белән таныштыру һәм вакытлыча гына булса да аларны театр дөньясына сәяхәт кылдыру мөмкинлегенә без бик шатбыз.»
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте