Кариев театры «Мио, минем Мио!» премьерасына багышланган матбугат-конференциясенә чакыра

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Хөрмәтле журналистлар!

27, 28 ноябрьдә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сезне агымдагы сезонның 3 нче премьерасы–“Мио, минем Мио!” спектакленә чакыра.(Пресс-показ 26 ноябрь 16:00 сәгатьтә)Астрид Линдгренның ”Мио, минем Мио” әкияте буенча әлеге әсәрне сәхнәгә Санкт-Петербургтан махсус чакырылган режиссер Екатерина Гороховская куйды.Ул - Россия киңлекләрендә танылган балалар спектакле режиссерларының берсе, театр һәм кино актрисасы, театр режиссеры, тәнкыйтьче,педагог,В.Стржельчик исемендәге актерлар премиясе лауреаты.Екатерина Гороховскаяның тавышын, балалар һәм олылар яратып өлгергән, “Добрыня Никитич һәм Змей Горыныч”(Забава Путятична ролендә),“Илья Муромец һәм Соловей-разбойник”(Аленушка ролендә), “Лунтик һәм аның дусларының маҗаралары” (Лунтик),“Барбоскиннардачада”(Лиза ролендә) һәм башка мультфильмнарда да ишетергә була.

Екатерина Гороховская җитәкчелегендәге иҗат төркемендә:

- рәссам Әнвәр Гомәров,

- костюмнар буенча рәссам Фәгыйлә Сельская,

- ут буенча рәссам Евгений Ганзбург,

- куючы хореограф Николай Куглянт,

- композитор Юлия Колченская,

- мультимедиа буенча рәссам Наталья Наумова.

Астрид Линдгренның “Мио, минем Мио!” әкияти повесте яшүсмерләр әдәбиятының дәрәҗәлеАлман әдәби премиясенә лаек. Ул беренче тапкыр экраннарга1987 елда чыга.

Спектакльнең сюжеты буенча, төп герой - Буссе исемле малайныөлкән яшьтәге пар уллыкка ала. Әмма бу гаиләдә баланы яратмыйлар, Буссе үзен ялгыз хис итә. Көннәрдән бер көнне малай өчен яңа тормыш башлана…

Екатерина Гороховская:

«„Мио, минем Мио!“ — минем яраткан китапларымның берсе. Мин күптән үзенчәлекле, тылсымлы әкият сәхнәләштерергә хыяллана идем һәмКариев театры белән минем теләкләр туры килде.

Беренче тапкыр мин Линдгрен китабын 12 яшемдә укыдым. Ул вакытта әсәр миңа моңсуяктылыгы белән тәэсир итте. Соңрак мин Владимир Грамматиковның, совет, британия һәм скандинавия актерлары катнашында төшерелгән, шул исемдәге әкияте буенча танылган фильмын карадым. Әлеге фильм минем өчен Астрид Линдгренның бөтен могҗизасын тапшырмаган кебек тоелды. Миңа калса, герой язмышы Гарри Поттер тарихына бераз охшаш. Ул да  үзенчәлекле бала,дөрес, Гарридан аермалы буларак, Буссе принц булып чыга, ул зур “рухи” юл уза. Принц булу — ул таҗга ия булып,патшалыкта көн күрү генә түгел, ә барыннан да элек кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту, кирәк урында алар өчен корбан булу һәм үз теләкләреннән баш тарта белү.

Спектакльнең жанрын мин “җанның үсү хроникасы” дип билгеләр идем. Бу – гаилә белән карый торган әкият. Китапта: "Әгәр йөрәгең кыю, ә уйларың намуслы икән - син теләсә нинди афәтне җиңә аласың», - диелә. Әлеге фикерәкиятидеясен тулаем чагылдыра, дип саныйм. Минем өчен әлеге тарих балалар ялгызлыгын гәүдәләндерүе белән мөһим. Һичшиксез, дөньяда барлык балалар да әти-әни назын тоеп яшәгәндә генәтормыш гармониядә була ала".

Кыскача белешмә: куючы режиссер Екатерина Гороховская - Т.Стоппард пьесасы буенча  Академия Зур драма театрының "Аркадия" спектаклендә Томасин роле өчен "Иң яхшы дебют" номинациясендә В.Стржельчик исемендәге бәйсез актерлар премиясе лауреаты, шулай укЕкатеринбург Яшь тамашачы театры артистлары белән берлектә «Принц из замка Депо» спектаклен иҗат иткәне өчен” театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясенең дипломы иясе.Екатерина Гороховскаяның спектакльләре Санкт-Петербург, Екатеринбург, Ростов-на-Дону һәм Россиянең башка шәһәрләре театрлары сәхнәләрендә бара. Берничә тапкыр алар Дрезденда һәм Окинавада («Росток» спектакле, 2010), шулай ук Сингапурда («У ковчега в восемь» спектакле, 2012) дәрәҗәле халыкара фестивальләрдә катнаша.

Премьера Бердәм Россия партиясенең “Театр – балаларга” федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте гранты ярдәмендә сәхнәләштерелә.

Кариев театрының матбугат хезмәте:

Майл: kariev_theatre@mail.ru

Тел.: (843) 237-93-27

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International