«Сакура «Татар-Япон мәдәни-мәгълүмат Үзәге хәбәр итүенчә, Россия һәм Япония хөкүмәтләре 2020 һәм 2012 елларны төбәкара һәм кардәшлек еллары дип игълан иткән. COVID-19 илләрнең планнарына тискәре өлеш кертсә дә, үзара хезмәттәшлекнең башка ысулларын кулланырга мәҗбүр итте.
Япония илчелеге традицион көзге J-FEST япон мәдәнияте фестивале башлануын игълан итте. Быел ул беренче тапкыр онлайн-форматта узачак.
Чарада Татарстан Республикасы да катнаша. Агымдагы елның 8 ноябрендә Казан шәһәренең Үзәк китапханәсендә 5 оешма онлайн-репетициядә катнашты. Алар арасында Халыкара шигърият миниатюрасы осталары ассоциациясенең Татарстан төбәге бүлеге, «Анимэлаборатория» япон мәдәнияте клубы, «Сакура» коммерцияле булмаган автоном оешмасы бар иде. 2020 елның 15 ноябрендә башкарылачак бон-одори биюенең онлайн-репетициясен педагог һәм биюче Мао Аска алып барды. Моннан тыш, ноябрь ахырында Казанда «Кокэси» дип аталган япон курчаклары күргәзмәсен дә күрергә мөмкин булачак.
Онлайн-форматта узачак масштаблы J-FEST Autumn-2020 фестиваль чараларын 15 ноябрь-5 декабрь көннәрендә карарга мөмкин. 10 ел дәвамында Россиядә зур уңыш казанган әлеге чара быел тагын да масштаблырак булачак. Оештыручылар тамашачыларга өч атна буе 130 дан артык чара карарга мөмкин бирә. Фестивальдә Россия һәм Япония шәһәрләреннән Мәскәү, Токио, Киото, Фукуока, Екатеринбург, Казан, Ульян, Самара катнаша. J-FEST Autumn 2020 фестивален Россиядә Япония Илчелеге һәм «Гараж» заманча сәнгать музее оештыра. Фестиваль контентына керү бушлай булачак.
Фестиваль кысаларында нәфис һәм документаль фильмнар күрсәтү планлаштырылган. 29 ноябрьдә Мәскәү белән Киото арасында телекүпер оештырылачак. Япон мәдәниятенә багышланган берничә конкурс программасы: караоке конкурсы, традицион кимоно юкат конкурсы һәм фестивальнең иң якты мизгелләренең берсе - 5 декабрьдә Фестивальне ябу көнендә уздырыла торган косплей конкурсы булачак.
Быел фестивальнең белем бирү программасы аеруча бай: дистәләгән кызыклы лекцияләр, хәрби сәнгатьләр, Япон теле һәм каллиграфия буенча видеолар, чәй тантаналары һәм Япониянең традицион ризыкларын әзерләү буенча мастер-класслар узачак.
Фестивальнең рәсми сайты:http HYPERLINK "http://japan-fest.linestest.com/"://japan-fest.linestest.com
Социаль челтәрләрдәге төркемнәр: https://vk.com/jfestival
https://www.instagram.com/jfestrussia/
ttps://www.facebook.com/J.FEST.Moscow/