«Алмаш» заманча мәдәният үзәгендә "Хәзерге заман тарихы" фестивале уза

2020 елның 13 ноябре, җомга

14 һәм 15 ноябрьдә «Алмаш» (Смена) заманча мәдәният үзәгендә ике көн дәвамында «Хәзерге заман тарихы» фестивале узачак. Бу гуманитар, социаль һәм табигый фәннәр белгечләре катнашында оештырылган вакыйга. Ул интенсив дисциплинарара программадан тора. Оештыручылар халыкара, федераль һәм төбәктәге иң яхшы белгечләрне чакырган, алар хәзерге дөньяда барган үзгәрешләр, үзләренең фәнни перспективалары һәм соңгы ачышлары турында сөйләячәк. Һәрбер чыгыш хәзерге заман фәннәренең иң актуаль аспектларын чагылдырачак һәм һәркемгә аңлаешлы булачак.

14 ноябрь

17:00 "Мәдәният һәм кабул итү: хәзерге заман мәдәният процессында шәхеснең  роле»

Спикер: Илья Инишев-философия фәннәре докторы, Югары Икътисад Мәктәбенең Фәнни-тикшеренү университеты гуманитар фәннәр факультетының Мәдәният мәктәбе профессоры.

18:00 «XR технологияләр нигезендә кеше-робот хезмәттәшлегенең яңа төре»
Кеше һәм робот арасында үзара хезмәттәшлек итү өчен төрле төр чынбарлыктагы (AR/MR/VR) кушымталарның иң яхшы дип табылганнары каралачак. Ә лекция ахырында Иннополис Университетының катнаш чынбарлык нигезендә роботларны интерактив программалаштыру мисалын җентекләп өйрәтерләр.
Спикер: Михаил Останин — Иннополис Университеты базасында «Робот техникасы һәм мехатроника компонентлары технологияләре» юнәлеше буенча Фәнни техник институты компетенцияләр Үзәге аспиранты, кече фәнни хезмәткәре.

15 ноябрь
16:00 «Яңа Физика»
Лекциядә фундаменталь физиканың заманча торышы турында сөйләрләр. Табигатьтәге фундаменталь үзарабагланышлар, аларның үзенчәлекләре һәм ачылу тарихы турында фикер алышу булачак.
Спикер: Эмиль Әхмәдов-физика-математика фәннәре докторы, А.И. Алиханов исемендәге теоретик һәм эксперименталь физика Институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, МФТИ теоретик физика кафедрасы профессоры

17: 00 «Яңача СексуальлеСексуальлекк»
Яңа  технологияләр, яңа этика һәм яңа үлчәнешләр шәхеснең сексуальлегенә нинди йогынты ясый?

 Спикер: Елена Фоер — психолог.

Тулырак: https://smena-kazan.timepad.ru/event/1474204/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International