2020 елның 17-26 декабрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Рудольф Нуриев исемендәге XXXIII Халыкара классик балет фестивале узачак. Балет форумы Казанда гадәттәгечә 2020 елның май аена билгеләнгән иде , әмма пандемия булу сәбәпле декабрь аена күчерелде.
Фестиваль программасы кысаларында сигез спектакль күрсәтеләчәк. Беренче чиратта, бу М.Җәлил исемендәге театрның чакырылган йолдызлары һәм Казан труппасының әйдәп баручы солистлары катнашындагы спектакльләр: афишага классик репертуардан П.Чайковскийның «Лебединое озеро», Л.Минкусның «Баядерка» һәм «Дон Кихот» әсәрләре, шулай ук Ф.Яруллинның «Шүрәле» милли балеты керде (спектакль 21 декабрьдә күрсәтелә, ул спектакльнең 75 еллыгына багышланган). Моннан тыш, фестиваль кысаларында берьюлы ике балет коллективы чакырылды: «Кремль балеты» театры Казанда беренче тапкыр М.Глинки-В.Агафонников музыкасына «Руслан һәм Людмила» спектаклен һәм Борис Эйфман балет театры - П.Чайковский музыкасына куелган «Анна Каренина» спектаклен тәкъдим итәчәк. Чакырылган коллективларның спектакльләре фонограмма астында узачак.
Фестивальдәге спектакльләрдә катнашу өчен Россиянең әйдәп баручы театр солистлары чакырылган. Зур театрдан Ольга Смирнова, Якопо Тисси, Мария Виноградова, Давид Мотта Соарес, Марк Чино һәм башкалар килер дип көтелә.
Рудольф Нуриев исемендәге XXIII Халыкара классик балет фестивале спектакльләренә билетлар 2020 елның 10 ноябрендә сатуга чыкты.
Билетларны театр кассасында (көн саен сәг 10.00 нан 19.00 сәгатькә кадәр), театр сайтында (комиссия юк), Кассир.ру сайтында, шулай ук таратучылардан сатып алырга мөмкин.
Тулырак мәгълүмат: https://kazan-opera.ru/about/buy/
Белешмә
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале ел саен Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында 1987 елдан бирле уздырыла. 1992 елның язында Татар опера театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов чакыруы буенча Рудольф Нуриев Казанга килә. Танылган биюче Казан балет фестивалендә хезмәттәшлек итү турында театр дирекциясе белән килешүгә кул куя. 1992 елның 21 маенда Рудольф Нуриев Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә чыгыш ясый. 1993 елдан алып Рудольф Нуриевның шәхси ризалыгы белән фестиваль аның исемен йөртә башлый.